Бүген, 24 май, Татарстан радиосы тыңлаучылары өчен кадерле бер шәхес, күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Ризак улы Таһировның туган көне. Ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хәзер сез тыңлаячак тапшыру милләтебезнең терәк баганасы булган шушы олпат затның гомер юлына, илгә-халыкка биргән үлчәмнәргә сыймаслык хезмәтенә, фәни һәм иҗат эшчәнлегенә кыскача гына күзәтү дип әйтеп булыр иде.











