Җәйгә һәм иң озын каникулга кадәр санаулы көннәр калып бара. Күпләр аны зарыгып ял итү өчен көтсә, чыгарылыш сыйныф укучылары борчылу катыш дулкынлану хисләре кичерә. Бу атнада мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Бу һәр кеше тормышында кабатланмас кичерешләр калдыра торган көн. Тагын да күңеллерәк, кызыграк, бәхетлерәк тормыш этабы башлансын иде сезнең, дусларыбыз.










