Быел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 113 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде. Быел Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 14 кеше авария корбаны булган. Шул ук вакытта руль артында арыган килеш барып, йоклап киткән йөртүчеләр дә юлда зур куркыныч тудыра. Ел башыннан Казанда питбайклар белән бәйле өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.










