Кадерле радиотыңлаучылар! Көнебез җыр кебек матур булсын, дип иртәнге тапшыруга җырларның иң матурларын, иң мәгънәлеләрен сайладык. Шагыйрә Дания Нәгыйм шушы тапшыру өчен махсус программа әзерләде. Бу — шагыйрә Дилә Булгакова шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция. Хәзер игътибарыгызга шушы программаны тәкъдим итәбез.










