Атналык күзәтү.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов атнаны Беларусь Республикасына рәсми сәфәрендә башлап җибәрде. Дүшәмбе көнне аның эш программасында берничә сәнәгать предприятиесендә булу, эшлекле очрашулар үткәрү бар иде. 27 май көнне мөселманнар өчен изге бәйрәм Корбан Гаете билгеләп үтелде. Атнаның тагын бер зур вакыйгасы – уку елы тәмамланды, ә чыгарылыш укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Кичә Республикабызда Химиклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Түбән Кама — бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы булды.










