Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин Казанда Островский урамындагы дәүләт яшь тамашачы театры бинасында булдылар. Театрда 2025 елның язында башланган реставрация һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында “КамАЗ -Мастер” командасын Кытайда узган «Такла-Макан» ралли ярышында җиңүе белән котлау урнаштырган.
Татарстанда язгы чәчү тәмамланды. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән. Быел, терлек азыгының былтырдан калган запасларын исәпкә алып, 3 миллион 200 мең тонна сенаж, 3 миллион 700 мең тонна силос салырга, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын «Татарстанда җәй» проекты чараларында катнашырга чакырды.
Республика Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Стипендияләрне Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстен китап нәшрияты делегациясе Мәскәүдә 4 июньнән 7 июньгә кадәр узачак «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнашачак. Ел саен фестивальдә бөтен Россиядән 400 гә якын нәшрият тәкьдим ителә, ә программа 800 дән артык вакыйганы үз эченә ала.
Кичке чыгарылышлар
Татарстанда 2026 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан аерым категория гражданнарга бер тапкыр акчалата түләү бирелә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның бу турыдагы Указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Башкалабызның элеккеге ЦУМ, ә хәзерге уникаль осталык үзәгендә Татарстан сәнгать эшлеклеләре ункөнлеге чаралары уза. Ункөнлек күренекле әдип Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган чаралардан башланды.
Татарстен китап нәшрияты делегациясе Мәскәүдә 4 июньнән 7 июньгә кадәр узачак «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнашачак. Ел саен фестивальдә бөтен Россиядән 400 гә якын нәшрият тәкьдим ителә, ә программа 800 дән артык вакыйганы үз эченә ала.
Татарстан ХөкүмәтеЙортында Республика Рәисенеңкадрларрезервындакатнашучыларпроектларыняклаубулды. ЧарадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов,Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан резервчылар остазлары, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан июнь аенда бюджет кредитлары буенча 23 миллиард 700 миллион сумлык бурыч бетереләчәк. Бу хакта республика Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында Татарстан Финанс министры Марат Фәйзрахманов белдерде.
Татарстанда республиканың дәүләт телләрен һәм төбәк халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән һәм 2036 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасының яңа редакциясе расланды. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.











