Атналык күзәтү.
Бу атнада узган Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан һәм Мәскәү Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында беренче урынны алды.
Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре кичә игълан ителде. Форумның чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ә атна бик матур бәйрәм — Балаларны яклау көне белән башланып китте. 1июнь көнне республика буенча күпсанлы чаралар үткәрелде. Җәйне зуррак яшьтәге балалар, чыгарылыш сыйныф укучылары зур сынаулар белән каршылады.
Республикада уку елы нәтиҗәләре һәм имтиханнар турында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Бу көннәрдә авыл һәм район җирлекләрендә сабантуйлар гөрли.










