Ренат Харис. “Сабантуй бизәкләре”. Радиокомпозиция.
Әйе, дуслар, чыннан да, Татарстан радиосы үзенең иң шәп тапшыруларын Саабан туена дип саклап торды. Һәм менә хәзер шул затлы тапшыруларның берсе эфирга чыга. Бу – “Сабан туе бизәкләре” дип исемләнгән радиотамаша. Ул Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премияләре лауреаты Ренат Харисның шул исемдәге әсәренә нигезләнгән. Анда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры артистлары катанаша. Менә шушы хәл, ягъни радиоспектакльнең ике халыкның сәнгать осталары көче белән барлыкка китерелүе, үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Ул — бер-берсенә бик якын телдә сөйләшүче, бер үк мәдәният, бер үк әдәбият мәйданында яшәүче ике милләтнең какшамас дуслыгын, бердәмлеген гүдәләндерү.
Бу тамаша магнитофон тасмасына 1970 еллар башында ук язып алынган. Һәм әнә шул вакытлардан бирле ул үзенең актуальлеген дә, әдәби кыйммәтен дә һич тә югалтмыйча, ел саен милли бәйрәмебез көннәрендә Татарстан радиосы эфирын бизәп тора.
Әйдәгез, шушы әсәрне тыңлыйк. Биредә тамашаны алып баручы ролендә – данлыклы дикторыбыз һәм шагыйрь Эльс Гадел.











