Иртәнге чыгарылыш
Казанда узган җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме беренче утырышында 22 мәсьәлә каралды.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда патриотик чаралар, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале уздырыла, «Казан» гаилә үзәге янында популяр артистлар катнашында концерт оештырыла.
Татарстан башкаласында Игелекле.Үзәк/Добро.Центр эшли башлады.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында Казанда «Комплекслы куркынычсызлык» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Аны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков алып барды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТатарстанДәүләт Советында «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе узды. Депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылды.
Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү тармагында 11 меңнән артык кеше эшли. Социаль ярдәм чаралары төбәкнең бер миллион кешесенә күрсәтелә. Бу хакта республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Чаллыга килде. «Бигеш » халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршылады. Алар Татарстанда җитештерелгән «Aurus Senat» автомобилен сынап карадылар. митрий Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»автомобиль заводында булдылар.
Биш атна эчендә «Курше «фестиваленә һәм «Мирас» махсус проектына 1 меңнән артык гариза килгән. 57 җиңүчедән торган проект формалаштырылды, алар арасында 40 млн сумлык приз фонды бүленәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары департаменты җитәкчесе Данил Данилов белдерде.
Ел башынан алып, Татарстан сулыкларында 21 гадәттән тыш хәл булган, 13 кеше батып үлгән, 14 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.