“Радионың алтын фондыннан”.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Татарстан радиосының алтын фондыннан” исемле сәхифә тәкъдим ителә. Һәм без сезне хәзер халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Мәрьям Рахманкулованың иҗатына багышланган концерт-очерк тыңларга чакырабыз. Тапшыру 1992 елда әзерләнгән һәм аны радиобызның ул вакыттагы дикторы Данил Ибраһимов алып барган.











