Иртәнге чыгарылыш
Казанда коллектив иминлек турындагы шартнамә оешмасы дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары Советы утырышында катнашучылар Җиңү паркында булдылар, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанда Коллектив иминлек турындагы шартнамә оешмасында катнашучы дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Советы утырышын үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Новгородта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80 нче утырышында катнашты. Парламентарийлар төзелешне үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү проектларын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның май ае нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингында беренче урынны алды. Тикшеренүне «Медиалогия» үзәге әзерләде.
Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 39 нчы конференциясе узды.Анда 9 нчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Казанда Россия көне алдыннан массакүләм патриотик акция узды — 75 кә 50 метр зурлыктагы Россия флагы җәелдерелде. Чара «Казан» үзәге янында узды.
Кичке чыгарылыш
Россия стратегикинициативаларАгентлыгыныңгенеральдиректорыСветланаЧупшева Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиевка нәтиҗәле хезмәттәшлеге, профессиональлеге һәм Агентлык проектларына югары дәрәҗәдә җәлеп ителүе өчен рәхмәт белдерде.
Казанда Россия көне алдыннан массакүләм патриотик акция узды — 75 кә 50 метр зурлыктагы Россия флагы җәелдерелде. Чара «Казан» үзәге янында узды.
Иртәгә, 12 июньдә, Россия көне уңаеннан Казан телевизион манарасы бәйрәмчә төсләрдә балкыячак. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстандагы филиалы – Радиотелевизион тапшыру үзәгеннән хәбәр иттеләр.










