Иртәнге чыгарылыш
Бүген — Россия көне. Шул уңайдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк халкын котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка Россия көне уңаеннан котлау юллады.
Россия көне уңаеннан Казан телевизион манарасы бәйрәмчә төсләрдә балкыячак. Телевизион манара Россия флагы төсләренә керәчәк. Анда шулай ук «12 июнь – Россия көне!» дигән язу да барлыкка киләчәк.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика халкына Россия көне уңаеннан котлау юллады.
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм барлык республика халкын Россия көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Казанда Россия көне зурлап билгеләп үтелә. Бай эчтәлкле бәйрәм программасы әзерләнде: республика күләмендәге «Мәдәниятләр мозаикасы» этно-дини фестивале уза. «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда танылган эстрада башкаручылары чыгыш ясый.
Кичке чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика халкына Россия көне уңаеннан котлау юллады.
Казанда 20 елдан артык Горбунов исемендәге Казан авиация заводын җитәкләгән Виталий Копыловның тууына йөз ел тулуны билгеләп үттеләр. Предприятиенең легендар директоры бюстына чәчәкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салды.
Казан Кремлендә Россия көнен бәйрәм итүгә багышлап, алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Татарстан Рәисе Россия көненең – илнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе, күпмилләтле халыкның бердәмлеген, ватанпәрвәрлекне һәм Ватанга тугрылык символы булуын ассызыклады.










