Атналык күзәтү.
Республикабызда зурлап Россия көнен билгеләп үттеләр.
Бу атнада республикабызда дәрәҗәле кунаклар күп булды. Чәршәмбедә Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде.
Түбән Новгородта Идел буе закон чыгаручылары төзелеш тармагын үстерү һәм территорияләрне комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дүшәмбедә җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының егерме беренче утырышы булды.
Татарстанда быел 2,58 млн гектар мәйданда чәчү үткәрелде, шул исәптән 1 млн 660 мең га сабан культуралары. Хәзер терлек азыгын хәзерләү эшләре бара.
Бу атнада Казанда «Балкыш» фестиваленең икенче гала-концерты булды.










