Җәйнең эссе июнь көннәре. Табигатьнең җете яшеллеге җиләкләрнең кызыктыргыч кызылы белән ямьләнгән чагы. Кемдер авылда, кемдер лагерьда, кемдер өендә генә ял итә. Ә кемнәрдер әле имтиханнар тапшыра һәм түземсезләнеп киеренкелек чорының ахырын көтә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының быелгы җәе башкаларныкына караганда җаваплырак, җитдирәк, нәтиҗәлерәк була. Чөнки сынауларны бирүдән тыш, һөнәр сайлау, уку йортларына укырга керү кебек зур эшләр тора. Бүгенге тапшыруыбызда без сезнең игътибарга психолог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Гөлүсә Ахунова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Имтиханнар тапшырганда, һөнәр сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк, белгеч безгә шул турыда сөйләр.










