Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны 20 сентябрьдә уздыру турындагы Указга кул куйды. Барлыгы илдә төрле дәрәҗәдәге 2 мең 200дән артык кампания узачак, 20 мең 700 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазыйфаларны алмаштыру күздә тотыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Синтез» спорт клубын — 2025/2026 елгы сезонның ир-атлар командалары арасында ватерпол буенча Россия Кубогы һәм Суперкубогы иясен хөрмәтләү тантанасында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елның 8 июленнән 10 июленә кадәр Казанда «Дрон Экспо 2026» пилотсыз авиация системаларының Халыкара күргәзмә-форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын раслады. Бу хакта боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге Ай ти паркта Россия-АСЕАН илләре саммитының эшлекле программасы ачылды. Көн тәртибендә халыкара һәм төбәк проблемалары турында фикер алышу, шулай ук Россия белән АСЕАНның 35 еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау, үзара хезмәттәшлекнең киләчәктәге юнәлешләрен билгеләү кебек бурычлар тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Республика Рәисе кунакка узган ел KazanForum да шәхсән катнашуы, шулай ук Малайзия делегациясенең быелгы форумда актив эшләве өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда Казан белән Малайзия арасында турыдан-туры рейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Татарстан Россия-Вьетнам дустанә мөнәсәбәтләре нигезендә Вьетнам Социалистик Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг белән очрашуда белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия – Көньяк – Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитының Россия-АСЕАН эшлекле форумында катнашучыларга һәм кунакларга котлау юллады. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, быелгы форум аерым әһәмияткә ия: Россия белән АСЕАН мөнәсәбәтләренә 35 ел тула.
Соңгы ун елда Россия һәм АСЕАН илләренең товар әйләнеше сизелерлек артты. Бу хакта Россия – АСЕАН эшлекле форумын ачу тантанасында Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетников әйтте.
Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг җитәкчелегендәге делегация Казанның Уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитында катнаша. Россия белән АСЕАН оешмасы хезмәттәшлегенең 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 19 июньгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Лаос Халык-Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсац Сипхандон белән очрашты. Премьер — министр Россия-АСЕАН саммитында Лаос делегациясен җитәкли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы уникаль осталык үзәгендә оештырылган заманча техника күргәзмәсен карады. Экспозиция Россия – АСЕАН саммитына әзерләнгән. Күргәзмәдә Вьетнам һәм Малайзия делегацияләре булды.










