Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитында катнаша. Россия белән АСЕАН оешмасы хезмәттәшлегенең 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 19 июньгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Лаос Халык-Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсац Сипхандон белән очрашты. Премьер — министр Россия-АСЕАН саммитында Лаос делегациясен җитәкли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы уникаль осталык үзәгендә оештырылган заманча техника күргәзмәсен карады. Экспозиция Россия – АСЕАН саммитына әзерләнгән. Күргәзмәдә Вьетнам һәм Малайзия делегацияләре булды.
Көндезге чыгарылыш
Россия – АСЕАН саммитының төп чаралары бүген,18 июньдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Көннең төп вакыйгасы — пленар утырышны саммит рәистәшләре – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачты. Иртәнгге аш вакытында Евразиядәге интеграция процесслары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ханой һәм Казан шәһәрләре җитәкчеләре метро төзү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинның шәһәр Ратушасында Ханойның шәһәр комитеты секретаре Чан Дык Тханг белән очрашуында килешенде.
Казанда «Шомбай фест» VI Халыкара курчак театрлары фестивале башланды. Фестиваль программасын «Әкият» Татар курчак театры сәхнәсендә Санкт-Петербургның зур курчак театрының«Тараканище» һәм Мордовия Республикасының дәүләт курчак театрының «Кышкы могҗизалар» дигән спектакльләре ачып җибәрде.
Кичке чыгарылышлар
Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә гомумән дөнья күләмендә абруй казанган. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты, саммитның рәистәше Владимир Путин Казанда Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында VietJet Air авиакомпаниясе президенты һәм генераль директоры Нгуен тхи Фыонг Тхао белән очрашты. 2007 елда ачылган шәхси авиакомпания Казаннан Вьетнам курортларына чартер рейсларын башкара.
Казанның уникаль осталык үзәгендә Татарстанда җитештерелгән товарлар күргәзмәсе уза. Анда республиканың әйдәп баручы предприятиеләре продукциясе, технологик эшләнмәләре үрнәкләре, сәнәгать, фәнни, медицина һәм туристлык потенциалы экспозицияләре тәкъдим ителгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм делегацияләр җитәкчеләре Россия-АСЕАН саммиты нәтиҗәләре турында Россия белән АСЕАН арасында стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча 2026-2030 елларга комплекслы гамәлләр планын, мәдәният һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак белдерүләр кабул иттеләр.
Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитында Казан декларациясе кабул ителде. Декларация 16 пункттан тора. Декларациягә имза салучылар “дустанә мөнәсәбәтләр, үзара ышаныч һәм хөрмәт, шулай ук Азия-Тын океан төбәген, Һинд океаны һәм Евразияне үз эченә алган киңрәк төбәкнең тыныч, тотрыклы һәм имин киләчәген уртак күзаллау”ны алга этәрергә килештеләр.
Казанның уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен АСЕАНның дүрт иленнән – Лаос, Филиппин, Сингапур һәм Таиландтан килгән делегация җитәкчеләре карады. Экспозициядә республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар потенциалы тәкъдим ителде.










