Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм делегацияләр җитәкчеләре Россия-АСЕАН саммиты нәтиҗәләре турында Россия белән АСЕАН арасында стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча 2026-2030 елларга комплекслы гамәлләр планын, мәдәният һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак белдерүләр кабул иттеләр.
Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитында Казан декларациясе кабул ителде. Декларация 16 пункттан тора. Декларациягә имза салучылар “дустанә мөнәсәбәтләр, үзара ышаныч һәм хөрмәт, шулай ук Азия-Тын океан төбәген, Һинд океаны һәм Евразияне үз эченә алган киңрәк төбәкнең тыныч, тотрыклы һәм имин киләчәген уртак күзаллау”ны алга этәрергә килештеләр.
Казанның уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен АСЕАНның дүрт иленнән – Лаос, Филиппин, Сингапур һәм Таиландтан килгән делегация җитәкчеләре карады. Экспозициядә республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар потенциалы тәкъдим ителде.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видео элемтә аша Яшел Үзәндә яңа төркомпрессор агрегатларын җитештерү һәм сынау буенча илдә беренче комплексны эшләтеп җибәрүдә катнаштылар.
Россия Президенты Владимир Путин “Казан-экспо” үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов 4 ай эчендә республиканың тулай төбәк продукты 2 трлн сумга җитүе турында белдерде.
«Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Баканов Казан илкүләм тикшеренү техник университетының технологик һәм профильле лабораторияләрендә булды. Казандагы югары уку йорты «Роскосмос йолдызлыгы» консорциумына керә һәм «Роскосмос» корпорациясе белән актив хезмәттәшлек итә.
Кичке чыгарылышлар
Россия — АСЕАН саммитында катнашкан берничә делегация җитәкчесенең Казанга эш сәфәре тәмамланды. Шәһәрнең Халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Халык-Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсац Сипхандонны, Сингапур Премьер-министры Лоуренс Вонгны, Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Шанан Гужмаоны һәм АСЕАНның Генераль секретаре Као ким Хорнны озатты.
Татарстанда рус теленнән БДИ буенча йөз балл җыючылар саны узган ел белән чагыштырганда 38 кешегә арткан. 71 чыгарылыш сыйныф укучысы бу имтиханнанн 100 балл алган. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
«Алтын мөнбәр» 22 нче Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы билгеле булды. Конкурс программасына 21 илдән 54 фильм кергән. Быел 66 ил кинематографистлары конкурста катнашу теләген белдергән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Казанда 26 июньнән 1 июльгә кадәр икенче тапкыр «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты узачак. Чемпионатта катнашучылар үз осталыкларын 21 компетенция буенча күрсәтә алачак.
«Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Баканов Казан илкүләм тикшеренү техник университетының технологик һәм профильле лабораторияләрендә булды. Казандагы югары уку йорты «Роскосмос йолдызлыгы» консорциумына керә һәм «Роскосмос» корпорациясе белән актив хезмәттәшлек итә.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы адресын үзгәртте. Хәзер социаль координаторлар Бутлеров урамындагы 30 нчы йортта кабул итә. Фондның хәзерге бинасы – элеккеге «Галимнәр йорты» мәдәни мирас объекты булып тора. Бина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелде.










