Узган тапшыруда «Аулак өй-көрәш» бәйгесенең финалыннан күңелле репортаж тыңлаган идек. Сезгә ул шундый ошаган икән дип ишеттек. Бүген аның дәвамын тыңлап китәрсез. Исегезгә төшереп үтәм: бәйге Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә үтте. Китапханә ишеген ачып керүгә, үземне әкияткә эләккән кебек хис иттем. Кызлар – чиккән алъяпкычлардан, малайлар – кәләпүш-түбәтәйләрдән. Бәйгенең исеме «көрәш» булса да, монда көч белән түгел, ә белем һәм осталыкта ярыштылар.










