Бүген Казанда Сабантуй бәйрәме, ул өч мәйданчыкта – Идел буе районындагы Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә оештырылды. Кунаклар өчен ике меңнән артык артист катнашында концертлар, тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, милли уеннар һәм башка чараларга бай программа әзерләнгән. Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында, кичә ат чабышлары уздырылды. Казан ипподромында узган ярышларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Бүгенге Сабантуйның төп мәйданчыгы — Мирный бистәсе. Анда килүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Быел Сабантуй кунаклары Россия-АСЕАН саммитында катнашучылар булды. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Казандагы юбилей саммиты йомгаклары буенча узган матбугат конференциясендә форумда катнашучыларны Россия халыклары традицияләре белән танышырга һәм Сабантуйга барырга чакырган иде. Ул вакытта Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия чит ил кунакларына һәм аларның илнең тарихы, мәдәнияте һәм халык традицияләре белән кызыксынуына һәрвакыт шат.










