Сезне “Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан язучы Ринат Мөхәммәдиевнең “Әкбәр бабай” дигән хикәясен тыңларга чакырабыз. Ә тапшыруыбызның икенче өлешендә күренекле язучы Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы» хикәясен ишетә аласыз. Ул СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров язмасында яңгырый.
Әмирхан Еники. “Бер генә сәгатькә”. Радиопостановка.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сезне язучы Әмирхан Еники әсәре буенча эшләнгән «Бер генә сәгатькә» дигән радиопостановка тыңларга чакырабыз. Рольләрне Г.Камал ис. Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.










