Татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәребез күп булмаса да, ташъязма истәлекләр буенча эш актив алып барыла, алар теркәлеп барган китаплар дөнья күрә. Күптән түгел «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» дигән басма тәкъдир ителде. Башкарылган эшләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында галим, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев сөйләде.
Турыдан туры элемтә тапшыруында табигатьне саклау өлкәсендә Идел-Кама федераль хезмәт җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган экологы Фаяз Шакиров Татарстанда, Чувашиядә һәм Марий Эль республикаларында табигатьне саклау буенча башкарылган эшләр турында сөйли, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирә.











