Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
Татарстан парламенты делегациясе «Төбәкләрнең икътисади хезмәттәшлеге – Россия һәм Беларусьның тотрыклы үсеш нигезе» дип аталган 13 нче форумда катнаша. Форум ике көн дәвамында, 25 һәм 26 июньдә, Минск шәһәрендә һәм Минск өлкәсендә уза.
Татарстаннан Кырымда ял иткән балаларны Краснодар краена күчергәннәр. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде. Артекта, Фороста һәм Алуштада ял иткән барлык балалар Сукко бистәсенә күчерелгән.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «АГРОВОЛГА» Халыкара күргәзмәсе узачагы турында язган. Чара 8 июльдә башлана. Анда Россиянең 39 төбәгеннән, Беларусь, Төркия, Кытай һәм Ираннан 400 компания вәкилләре катнашачак.
Минск өлкәсендә Беларусь һәм Россия төбәкләренең XIII форумында Татарстан парламенты делегациясе катнаша. Анда Югары Ослан муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды.
«Гаилә атналыгы»нда Татарстанның 120 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, республикада наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Халыкара наркотикларны артык куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин кабат БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты президенты итеп сайланды. Марокконың Танжер шәһәрендә узган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессында катнашучылар шундый карар кабул итте.
Минск өлкәсендә Беларусь һәм Россия төбәкләренең XIII форумында Татарстан парламенты делегациясе катнаша. Анда Югары Ослан муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институтында булды. Татарстан Рәисе фәнни учреждение хезмәткәрләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды.
Бүген «Казан Экспо» үзәгендә махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты ачылды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин катнашты.