Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган радиокомпозиция.
Бүген эфирдагы эшебезне инде 1990 еллар уртасында әзерләнеп тә, хәзерге вакытта да үзенең әһәмиятен югалтмаган, алай гына да түгел, актуальлеге арта гына барган бер тапшыру белән башлап китәргә булдык. Әгәр дә без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли үзенчәлекләребезне саклап яшәтү турында сүз алып барабыз икән, димәк, яшь буынны гасырлар кичеп килгән җыр-моңнарыбыз рухында тәрбияләргә тиешбез. Шуңа күрә дә Татарстан радиосы чын татар моңының асыл үрнәкләрен биреп калдырган бөек җырчыларыбызның язмаларына әледән әле мөрәҗәгать итеп килә.
Менә хәзер шундый тапшыруларның берсенә тукталырбыз. Игътибарыгызга җырчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган “Ул үзе моң иде” дигән программа тәкъдим итәбез.











