Иртәнге чыгарылыш
22-25 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан компанияләре катнашында COMTRANS күргәзмәсе узачак. Мәйданчыкта 150дән артык экспонент – йөк һәм махсус техника җитештерүче әйдәп баручы компанияләр, рәсми импортчылар һәм дилерлар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Эшләүче яшьләрнең “Наше время – Безнең заман» 14нче ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны 2026 елның 2 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Быел фестиваль Хәрби һәм хезмәт даны елына багышлана.
Удмурт халкының «Гырон Быдтон» республикакүләм традицион мәдәнияте бәйрәме Мамадыш районында узды. Язгы кыр эшләрен тәмамлауга багышланган халык бәйрәме Пуйкә авылында үткәрелде.
Кичке чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Андрей Кондрашов һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы генераль директоры Алексей Островский белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
«Безнең ишегалды» республика программасы 53 процентка үтәлгән.
Республика югары уку йортларына 2026 елга бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча – 23 346 бюджет урыны бирелгән.










