Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кандидатлар күрсәтү этабының барышы һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар турында фикер алыштылар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай районында булды.
Татарстанда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен ТР Рәисе грантларын бирүгә алтынчы конкурс старт ала.
Көндезге чыгарылыш
«Геройлар чоры» федераль проектында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды.
8-10 июльдә Казанда «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумы узачак.
Дәүләт һәм муниципаль ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 2026 елга квота билгеләде.
Татарстанда студентларны эшче һөнәрләргә укытуның язгы этабы тәмамланды.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелә торган «Абилимпикс» Чемпионатының ярыш мәйданчыкларында булды.
Рөстәм Миңнеханов «Югары технологияле медицина ярдәме» фонды советы рәисе Сергей Фурсенко белән очрашты.
Бүген татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды.










