Актаныш туфрагы нинди генә бөек шәхесләрне тудырмаган да, кемнәргә генә илһам канатлары куймаган ул. Нәкъ менә шушы яктан безгә Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның 105-еллыгына багышланган матур бер күчтәнәч килеп иреште. Бу — «Даһиларга тиңдәш икәнсең» дип аталган радиотапшыру. Аны ТРның атказанган укытучысы, Мәгариф лидеры, үзе дә шагыйрә Вәзилә Мансаф кызы Чинаева оештырган.











