Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелә торган «Абилимпикс» Чемпионатының ярыш мәйданчыкларында булды.
Рөстәм Миңнеханов «Югары технологияле медицина ярдәме» фонды советы рәисе Сергей Фурсенко белән очрашты.
Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе программасын 260 934 кеше узган.
Казанда беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале оештырыла.
Көндезге чыгарылыш
Казанда «Геройлар заманы» федераль программасында катнашучылар белән очрашу булды.
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале быел 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узачак.
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай иҗади һәм спорт мастер-класслары уздырыла.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе, статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары Анна Цивилева фондның Татарстан филиалында булды.
Казанда «Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе» VII бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Җәйнең беренче аенда Татарстанның балаларны савыктыру лагерьларында 95 меңнән артык бала ял итә алды.










