«Дуслар» Халыкара яшьләр лагере быел Абу-Дабида 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр булачак. Республиканы халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеген Татарстаннан 70 делегат алачак. Бу турыда безгә ”Алдынгылар” хәрәкәтенең “Мәдәният һәм сәнгать” юнәлеше лидеры Зәйнәп Хөснуллина сөйләде.










