Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» уза.
Җәйнең беренче аенда Татарстанның балаларны савыктыру лагерьларында 95 меңнән артык бала ял итә алды.
Августның беренче ял көннәрендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале узачак.
Кичке чыгарылыш
Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе башланды. Аның чараларында катнашу өчен Екатеринбургка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
2026 ел башыннан Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эшкә урнашу мәсьәләсе белән махсус хәрби операциядә катнашучы 70 кеше мөрәҗәгать иткән.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан башкалада чаралар программасы гамәлгә ашырыла.










