Иртәнге чыгарылыш
Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе башланды. Аның чараларында катнашу өчен Екатеринбургка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
2026 ел башыннан Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эшкә урнашу мәсьәләсе белән махсус хәрби операциядә катнашучы 70 кеше мөрәҗәгать иткән.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан башкалада чаралар программасы гамәлгә ашырыла.
Көндезге чыгарылыш
Иртәгә «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе башлана.
2026 ел башыннан Казанда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 371 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы 1нче сыйныфка кабул итүгә дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән документлар саны буенча топ-3 төбәк исемлегенә керде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.
2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5427 кешегә, шул исәптән 1185 балага, талпан кадалган.
25 июльдә Менделеевскида бишенче тапкыр «Геройлар узышы» үткәреләчәк.
Казанда «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды.
Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде.












