Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае гүзәллек, милли моң һәм онытылмас хис-тойгылар үзәге иде. Нәкъ менә биредә Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. Сәхнә артында сихри мизгелләр… Кызларның дулкынлануы, йөрәк тибеше хәтта һавада да сизелә иде кебек. Шушы кызу әзерлек арасында кайбер финалистларыбыз белән аралашу, уй-хыялларын белү бәхете тиде.











