Бүгенге тапшыру Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана.
Бүген «Казан Экспо»да «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе башланып китә, ул 10 июльгә кадәр узачак. Анда Россиянең 38 төбәгеннән, шулай ук Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400дән артык компания катнашырга планлаштыра.










