Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.
Казанда «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды.
Бүген – 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм уңаеннан республика халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.
«Казан Экспо»да «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе башлана.
Көндезге чыгарылыш
Бүген – 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм уңаеннан республика халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны уздыруны законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кичке чыгарылыш
Бүген – 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Татарстанда «АгроВолга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы ачылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 34 кулланучылар җәмгыятенә 39 автокибет ачкычлары тапшырды.
Бүген Татарстан башкаласында «Дрон Экспо» пилотсыз системалар Халыкара күргәзмә-форумы үз эшен башлады .












