Җәй уртасы – мәктәп укучыларының каникулы, отпускаларның кызган чагы. Ерак сәфәрләргә юл тотучылар, шәхси транспорт белән сәяхәт кылучылар арткан вакыт. Юлга чыгар алдыннан техниканы тикшерергә, кирәкле әзерлек эшләрен башкарырга һәм, әлбәттә, юлда югары дәрәҗәдә игътибарлы булу мөһимлеген аңларга кирәк.
Җиңел һәм йөк машиналарыннан тыш, юлда велосипедлар, мотоцикллар, шәхси хәрәкәтләнү чаралары арта. Питбайклар кулланучылар өчен махсус кагыйдәләр гамәлгә булуын онытмагыз.










