Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда «АгроВолга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы ачылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 34 кулланучылар җәмгыятенә 39 автокибет ачкычлары тапшырды.
Татарстан башкаласында «Дрон Экспо» пилотсыз системалар Халыкара күргәзмә-форумы үз эшен башлады
.Көндезге чыгарылыш
«Казан Экспо» территориясендә «АгроВолга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы үз эшен дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.
Татарстан рәисе «Казан Экспо» мәйданчыгында «Дрон Экспо 2026»халыкара күргәзмәсендә булды.
Кичке чыгарылыш
РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Россия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Казан Экспо» территориясендә «АгроВолга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы үз эшен дәвам итә.
Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен республика яшьләре арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды.












