Иртәнге чыгарылыш
РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Россия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Казан Экспо» территориясендә «АгроВолга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы үз эшен дәвам итә.
Казан предприятиеләре, оешмалары инженер һәм эшче һөнәрләрнең абруен арттыруга юнәлдерелгән Илкүләм «Хезмәт кешесе» премиясендә катнашырга чакыралар.
10 июльдән 12 июльгә кадәр Татарстан башкаласында икенче тапкыр Урам театрлары фестивале уздырыла.
Көндезге чыгарылыш
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе оешуга 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
«АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев Биектау муниципаль районында эшмәкәрләр белән очрашты.












