Хөрмәтле радиотыңлаучылар, бүген безнең студиядә — кунак. Аның безнең тапшыруларда күп тапкырлар катнашканы бар, бик тә актив, күптән түгел генә Казанның күппрофильле полилингваль 180нче гимназиясе тәмамлаган яшьтәшегез, ”Алдынгылар” хәрәкәтенең “Мәдәният һәм сәнгать” юнәлеше лидеры Зәйнәп Хөснуллина имтиханнарын ничегрәк биргән икән ул, киләчәккә планнары нинди? шуны белешик әле.










