Билгеле булганча, ветеринария табиблары – иң борынгы һәм иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Алар үзләренең көндәлек хезмәтләре белән хайваннарның сәламәтлеген кайгыртып торалар һәм шул эшләре белән кеше сәламәтлеген дә саклыйлар, терлек продукциясенең сыйфатын, аларны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр. Шуңа күрә бүген, 13 июльдә, билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан без шушы тармакта эшләүчеләрнең хезмәтенә күбрәк игътибар бирергә уйладык.










