Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов Саба районында булдылар. Кунаклар Олы Нырты авылында күп функцияле яңа мәдәният йортын ачу һәм табигый газга тоташтыру, «Эзмә» һәм «Шәмәрдән» газ бүлү станцияләре арасында газүткәргеч-боҗраны файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар.
Татарстан белгечләре шефлыкка алынган Рубежное шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме станциясенең төп корпусында ремонт ясыйлар. Җылылык, су, канализация һәм электр белән тәэмин итү системалары сүтелгән, эчке конструкцияләр чистартылган, яңа корылмаларга нигез салынган.
Татарстанда барлык фәннәр буенча Бердәм Дәүләт Имтиханнарының уртача баллары гомумроссия күрсәткечләренннән югарырак, ә әдәбият һәм химия фәннәренннән алар сигез баллга күбрәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаешта махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Ул Казан медицина-инструментлары заводының Лаеш районында урнашкан җитештерү мәйданчыгында да булды.
«Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының Казандагы Вәкиллекле үзәге, шулай ук Үзәк һәм Россия ислам институты арасында меморандумнар имзаланды.
Минзәлә районының Коноваловка авылында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе гаскәрләре хөрмәтенә парк һәм һәйкәлләр ачылды. Паркны булдыру тәкъдиме белән шул төбәктә гомер итүче чик буе гаскәрләре ветераны, эшмәкәр Фларис Шакирҗанов чыккан.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Министрлар Кабинеты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең бердәм чараларын раслады. Бу турыдагы карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин монополиягә каршы органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Минзәлә районының Коноваловка авылында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе гаскәрләре хөрмәтенә парк һәм һәйкәлләр ачылды. Паркны булдыру тәкъдиме белән шул төбәктә гомер итүче чик буе гаскәрләре ветераны, эшмәкәр Фларис Шакирҗанов чыккан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге нефть югары мәктәбе территориясендә нефть саммиты күргәзмәсен карады, нефть саммитының пленар дискуссиясендә катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинеты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең бердәм чараларын раслады. Документ Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гражданнарның башка категорияләренә ярдәм итүнең бердәм база чаралары турындагы 2026 елның 15 маендагы Указын үтәү йөзеннән кабул ителде.