Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге нефть югары мәктәбе территориясендә нефть саммиты күргәзмәсен карады, нефть саммитының пленар дискуссиясендә катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинеты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең бердәм чараларын раслады. Документ Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гражданнарның башка категорияләренә ярдәм итүнең бердәм база чаралары турындагы 2026 елның 15 маендагы Указын үтәү йөзеннән кабул ителде.
«Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының Казандагы Вәкиллекле үзәге, шулай ук Үзәк һәм Россия ислам институты арасында меморандумнар имзаланды.
Көндезге чыгарылыш
Казанның ягулык салу станцияләрендә ажиотаж күзәтелә. Аерым автозаправка станцияләренә ягулык китерү күләме артса да, бу киеренкелекне киметмәде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләләрен тикшерергә кушты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Тимур Солтангазиев, Казахстанның әйдәп баручы медицина югары уку йортлары, фәнни медицина үзәкләре ректорлары белән очрашты. Алар фәнни-академик хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Быел республикакүләм «Питрау» бәйрәме киләсе шимбә көнне — 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узачак.
Кичке чыгарылышлар
Республика Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Ул гражданнарны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый бүлмәсендә кабул итте.
Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, кешеләрне алдау очраклары да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләде.
Казанда бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 283 ел тулу уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Республика Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Ул гражданнарны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый бүлмәсендә кабул итте.
Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, кешеләрне алдау очраклары да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләде.
Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитетының элеккеге әгъзасы Николай Фроловның 95 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.










