Иртәнге чыгарылыш
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 22 июльдә була. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән республиканың ун закон проектын тикшерәчәк.
XIX нчы «Мунчәли укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе быел 1 августа узачак. Ул «Гореф‑гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» дигән темага багышлана .
Казанның элеккеге ЦУМ бинасында урнашкан уникаль осталык үзәге март ае башлында ачылган иде. Җәй башыннан бирле биредә 900 гә якын укучы булды.
Көндезге чыгарылыш
Хәзерге вакытка Татарстан предприятиеләрендә 658 цифрлы проект гамәлгә кертелгән инде. Бу хакта Республика премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге делегация Алтай краенда «Бөтенроссия кыр көне » күргәзмәсе чараларында катнашты.
Татарстанның дүрт көллияте киләсе елда «Машина төзелеше», «Электротехника сәнәгате» һәм «Төзелеш» тармаклары буенча «Профессионалитет» урта һөнәри белем бирү үзәкләрен булдырачак. Алар Яшел Үзән механика һәм суднолар төзү көллиятләре, Лениногорск политехника һәм Казан төзелеш көллиятендә барлыкка киләчәк.
Кичке чыгарылышлар
Хәзерге вакытка Татарстан предприятиеләрендә 658 цифрлы проект гамәлгә кертелгән инде. Бу хакта Республика премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Федераль Җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан мәгълүмати кампаниянең төп элементларыннан берсе булган «ИнформУИК» проектын үткәрү срокларын билгеләде. 20 августтан 15 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр янында булачаклар.
Омскида үтүче 26 нчы Федераль Сабантуена Россиянең 31 төбәгеннән һәм Казахстаннан делегацияләр килде. Иң зур делегация — Татарстаннан. Бәйрәм ипподромда башлана.












