Шәһәрдән читтә урнашкан һәм мәктәп яны лагерьларында балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү сменалары тулы көченә эшләвен дәвам итә. Фән, спорт һәм иҗат юнәлешләрендә казанышлары булган укучылар белән эшләүче Сәләтлеләр Университеты быел җәй айларында 300 укучы өчен 10 смена буенча ял оештыра. Бу турыда безгә Университетның Башкарма директорының методик эш буенча урынбасары Рөстәм Кәримов хәбәр итте.










