Иртәнге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Әңгәмә барышында резервчылар кыскача эшләнә торган проектлар турында сөйләделәр. Киләчәктә алар предприятиеләрдә, дәүләт хакимияте органнарында һәм муниципалитетларда белем ала, шулай ук стажировка үтә алачак.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Богородица монастыренда торгызылган Николай Тульский храмын 21 июльдә изгеләндерәчәк
Агымдагы елның 1 августыннан физик затларның мөлкәт салымнары буенча салым белдерүләре Россия Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның шәхси кабинетларына автомат рәвештә килә башлаячак.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга килде. Ул Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан уздырыла торган чараларда, Казан Богородицкий ирләр монастыренда Изге Николайның Тула иконасы образы хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханәне изгеләндерү тантанасында катнаша.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогының II муниципаль этабы узды. «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында үткән ярышта республиканың 29 районы вәкилләре катнашты.
Казанның «Рубин» футбол клубы 2026 -2027еллар сезонына яңа форма комплектларын тәкъдим итте, анда клубның бай тарихы, Татарстан белән элемтәсе һәм мәдәнияте чагыла. “Рубин”ның формасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган.
Кичке чыгарылышлар
Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә үткәрелгән тәре йөрешендә җиде мең кеше катнашты. Традиция буенча тәре йөреше иртәнге 7 cәгать 30 минутта Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары яныннан башланды.
Республикада урак башланды. Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодай, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында көзге рапс, Чистай районында иртә өлгерә торган бәрәңге җыюга керештеләр.

Казанның Тула Богородица ирләр монастыренең торгызылган Никола храмында чиркәүне изгеләндерү уңаеннан Патриарх гыйбадәтләре узды. Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл илаһи литургияне җитәкләде, бөек изгеләндерү чинын уздырды.