Хатын-кыз табигате буенча кайгыртучан, беренче чиратта ул якын кешеләре турында борчыла, аларның проблемаларын хәл итәргә, көнкүрешләрен яхшыртырга, гаиләдә гармонияне сакларга тырыша. Шул ук вакытта хатын-кызның йөрәге дә зур, колачы да киң: ул җәмгыять тормышына, илебездәге вәзгыятькә битараф кала алмый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе нәкъ менә шуны күздә тотып оешкан һәм үз эшчәнлеген алып бара. Бүген без аның төп эш юнәлешләре турында сөйләшәбез. Студиябез кунагы – берләшмәнең җитәкчесе, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Алсу Рөстәм кызы Нәбиева.











