Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Казан марина» туристлык территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда ел әйләнәсе курорт проектын гамәлгә ашыру буенча кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, тәэмин итә торган инфраструктура төзелеше һәм курорт объектларын торгызу буенча бурычлар турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Алар узган ел Россия Почтасы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә документны имзалады
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте «Энергетика машина төзелеше» комитеты составына керде. Әлеге берләшмәдә катнашу компаниягә тармак предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, уртак проектларда катнашу мөмкинлеген бирә.
Көндезге чыгарылыр
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 128 нче утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү өчен 42 вакытлы сайлау участогы булдыру турында карар кабул ителде. Участокларны гражданнар вакытлыча була торган урыннарда: медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә һәм «Казан» халыкара аэропортында оештыралар.
Татарстан делегациясе Кытайны Япония милитаристларыннан азат иткәндә
һәлак булган Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Харбинда Россия һәм Кытай
арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзалануга 25 ел тулуга
багышланган чаралар барышында узды.
«Татарстан Республикасының креатив индустрияләрне үстерү үзәге» һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.
Кичке чыгарылышлар
Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар, Татарстанның 27 районына барып, 22 меңнән артык кешене тикшергән.
Иртәгә Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү тәмамлана.
Казанның иң проблемалы чүплек мәйданчыклары төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәүче камералар белән җиһазландырыла.










