Атналык күзәтү.
Бу атна башында Республика башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булу уңаеннан чаралар уздырылды. Аларда катнашу өчен Татарстанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.
Казанда Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.












