Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 73 проценты үтәлгән, 2 млн 320 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.
Казанда 1 августта «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкләрдә «Россия тәмнәре» фестивале үткәрелә.
Көндезге чыгарылыш
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары узачак сайлау участокларының 94 проценты биналарның беренче катларында урнашачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, республикада сайлаучыларның барлык категорияләре өчен уңайлы шартлар тудырыла. Республиканың 35 районында — көзге бодай, 6 районында көзге рапс уңышын суктыралар. 20 мең гектардан артык бөртекле һәм 3 мең гектар майлы культуралар уңышы җыеп алынган. Казанда 1 августта «Мин күкне сайлыйм» дигән авиация бәйрәме узачак. Чара «Казан» гаилә үзәге территориясендә була, ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә, инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуны арттыруга багышлана.
Кичке чыгарылышлар
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары узачак сайлау участокларының 94 проценты биналарның беренче катларында урнашачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, республикада сайлаучыларның барлык категорияләре өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру буенча Казан лидер муниципалитетлар рәтенә керде. Республика башкаласында объектларның әзерлеге 61,8% ка җиткән.
Казанда 1 августта «Мин күкне сайлыйм» дигән авиация бәйрәме узачак. Чара «Казан» гаилә үзәге территориясендә була, ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә, инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуны арттыруга багышлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә «Татарстанда җәй» проекты чараларына барырга чакырды.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру буенча Казан лидер муниципалитетлар рәтенә керде. Республика башкаласында объектларның әзерлеге 61,8 процентка җиткән.
Татарстанда 2030 елга кадәр 25 ел яки күбрәк вакыт кулланышта булган 1 мең 474 лифтны алмаштырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин белдерде.












