Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә «Татарстанда җәй» проекты чараларына барырга чакырды.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру буенча Казан лидер муниципалитетлар рәтенә керде. Республика башкаласында объектларның әзерлеге 61,8 процентка җиткән.
Татарстанда 2030 елга кадәр 25 ел яки күбрәк вакыт кулланышта булган 1 мең 474 лифтны алмаштырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе быелның 18, 19 һәм 20 сентябрендәге сайлауларны уздырганда видеотеркәү чараларын куллану тәртибен раслады. Республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел сайлау участокларының 98 проценты видеоконтроль системалары белән тәэмин ителә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге республика делегациясе эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде.
2026 елга Татарстан бюджетында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен субсидияләргә 3 миллиард 79 миллион сум акча каралган. Бу акчалар аграрийларга яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып яки лизингка алганда, чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә ярдәм итә.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе быелның 18, 19 һәм 20 сентябрендәге сайлауларны уздырганда видеотеркәү чараларын куллану тәртибен раслады. Республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел сайлау участокларының 98 проценты видеоконтроль системалары белән тәэмин ителә.
Татарстан Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган республиканың электрон мактау тактасын август башында күреп булачак. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә турыдан-туры эфирда әйтте.
Мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары 2027 елның 1 сентябреннән биш фәнне яңартылган практик юнәлешле программалар буенча өйрәнә башлый.Урта гомуми белем стандарты нигезендә физика, химия, биология, математика һәм информатика фәннәре программалары актуальләштерелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкы командиры, полковник Айдар Бәйрәмгуловны һәм подразделениенең шәхси составын «Гвардиячеләр» исеме бирелү белән котлады.
Татарстан Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган республиканың электрон мактау тактасын август башында күреп булачак. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә турыдан-туры эфирда әйтте.
89 яшендә тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Кәлим улы Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады. Казан федераль университеты коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.












