Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкы командиры, полковник Айдар Бәйрәмгуловны һәм подразделениенең шәхси составын «Гвардиячеләр» исеме бирелү белән котлады.
Татарстан Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган республиканың электрон мактау тактасын август башында күреп булачак. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә турыдан-туры эфирда әйтте.
89 яшендә тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Кәлим улы Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады. Казан федераль университеты коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Көндезге чыгарылыш
Чаллыда республика волейбол федерациясе президенты Кубогы ярышлары башланды. Уенчыларны, җанатарларны, тренерларны һәм оештыручыларны Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе, республика волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Чистай районыннан Лисичанскига гуманитар йөк китерелде. Гуманитар ярдәмне китерүчеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршылады.
Казан илкүләм тикшеренү технология университетында вакуум насослары һәм
агрегатлары лабораториясе ачылды. Уку йортының электрофизик
җайланмаларның вакуум техникасы кафедрасы – Россиядә инженер-вакуумчыларны
әзерләүче бердәнбер профильле кафедра.
Кичке чыгарылышлар
Казан өстендә «Мин күкне сайлыйм» авиашоу репетициясендә Казан вертолет заводында эшләп чыгарыла торган Ту-214 пассажир авиалайнеры катнашты. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте.
Безнең бурыч-кешеләрне тыңлау, аларны ишетү һәм тәкъдимнәрне без башкарма хакимияткә җибәрә торган конкрет карарларда чагылдыру. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Кайбыч муниципаль районында узган «Работаем на результат!» форумында белдерде.
Киләсе шимбә көнне, 1 августта Арча районында «Ат көне» Бөтенроссия ат спорты фестивале узачак. Тамашачыларны зур мәдәни программа, ат чабышлары, көрәш турниры, башка чаралар көтә.