Иртәнге чыгарылыш
Казан өстендә «Мин күкне сайлыйм» авиашоу репетициясендә Казан вертолет заводында эшләп чыгарыла торган Ту-214 пассажир авиалайнеры катнашты. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте.
Безнең бурыч-кешеләрне тыңлау, аларны ишетү һәм тәкъдимнәрне без башкарма хакимияткә җибәрә торган конкрет карарларда чагылдыру. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Кайбыч муниципаль районында узган «Работаем на результат!» форумында белдерде.
Киләсе шимбә көнне, 1 августта Арча районында «Ат көне» Бөтенроссия ат спорты фестивале узачак. Тамашачыларны зур мәдәни программа, ат чабышлары, көрәш турниры, башка чаралар көтә.
Көндезге чыгарылыш
Август башында Татарстанның Электрон мактау тактасын ачыла. Бу хакта республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның 146 нчы лицеенда узган “Работаем на результат!» форумында белдерде.
“Сибур” федераль компаниясенең Казандагы «Органик синтез » предприятиесендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты 53 проценттан артыкка үтәлгән һәм графиктан алда бара.
Тимер юлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә әзерләнә. Иртәгә – 1 августта Юдино станциясе бәйрәм итү үзәге булачак
Кичке чыгарылышлар
22 августтан Россия Федерациясендә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенең агитация чоры башлана, ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу хакта Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә узган брифингта белдерде. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Зәй районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Татарстанда быел 2 миллион 500 мең кешегә грипптан прививка ясатырга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.












